Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЮХИДИ штрафын вакытында түлә

2015 елның 11 аенда Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре штрафларын вакытында түләмәгән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 21 меңнән артык административ материал төзеде. Нәтиҗәдә, суд органнары хокук бозучыларны кулга алу турында 5,5 мең карар чыгарды. 12,5 мең кеше штрафка тартылды, 463 машина хуҗасы мәҗбүри эшкә җибәрелде. Татарстанда ЮХИДИ штрафларын түләүдән...

2015 елның 11 аенда Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре штрафларын вакытында түләмәгән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 21 меңнән артык административ материал төзеде. Нәтиҗәдә, суд органнары хокук бозучыларны кулга алу турында 5,5 мең карар чыгарды. 12,5 мең кеше штрафка тартылды, 463 машина хуҗасы мәҗбүри эшкә җибәрелде.

Татарстанда ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләр саны һаман да югары булып кала бирә. Яңа тәртип буенча, хәзер штрафларны 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Билгеләнгән вакыт аралыгында административ штраф түләнмәсә, әлеге гражданга карата РФ Административ хокук бозулар турында беркетмә төзелә. Штрафын вакытында түләмәүче җәмәгать суды тарафыннан салынган штрафны икеләтә күләмдә (ә ул 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) түләргә, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем чыгарыла. Шул ук вакытта, җәмәгать суды тарафыннан чыккан карар түләнмәгән штрафтан азат итми.

2016 елның 1 гыйнварыннан РФ Административ хокук бозулар кодексына кертеләчәк төзәтмәләр нигезендә, 20 көн эчендә түләнгән очракта штраф суммасы икеләтә кими. Бу төзәтмә эчү һәм медицина тикшерүеннән баш тарту очракларына, тизлекне 40 километрдан күбрәккә кабат арттыру, кызыл ут астына кабат керү очракларына бәйле штрафларга кагылмый.

Дәүләт автомобиль инспекциясе ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләргә карата шактый катгый чаралар куллана. Бу аңлашыла да: чөнки әлеге хокук бозучыларның күбесенең штрафларга исе китми. Алар аны түләү турында уйламый да.

ЮХИДИ суд приставлары белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне тиз ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә.

Быелның 11 ае эчендә Алабугада суд органнары 176 машина йөртүчене рәшәткә артына озату турында карар кабул иткән. Моннан тыш, шушы вакыт аралыгында полиция хезмәткәрләре штраф түләмәүчеләргә карата төзегән 516 административ беркетмә нигезендә суд органнары 309 кешегә штраф билгеләгән, 31 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

Соңгы елда штраф түләмәүчеләрнең транспорт чараларына арест салу кебек чара да шактый еш кулланыла. Өстәвенә, штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге дә чикләнә. Җәй айларында әлеге проблема аеруча актуаль төс ала. Шуңа күрә хокук сакчылары автомобиль хуҗаларын игътибарлы булырга чакыра.

Административ штрафның булу-булмавын gibdd.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм uslugi.tatarstan.ru сайтларына кереп белергә була. Штрафны мәгълүмати дәүләт системасы (ГИС ГМП) белән эшләүче банкларда түләргә була.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев