Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл аркылы ничек чыгарга?

Алабугада җәяүлеләр өчен яңа юл кичеше салыначак. Бу турыда безгә шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев хәбәр итте.

Яңа юл кичешен Яр Чаллыга чыгу ягында автосалон һәм кием кибете арасында урнаштырырга ниятлиләр. Әлегә кешеләр бу урында юл аркылы йөгереп чыгып, хәрәкәт кагыйдәләрен бозарга мәҗбүр.

Моңа кадәр булганнарының берничәсен яңадан төзекләндерәчәкләр: 4нче микрорайонда Нечаев урамындагы 10нчы йорт янында урнашкан “зебра”, Тугаров урамында 14нче балалар бакчасы белән янәшәдәге җәяүле сукмаклары, “Могҗизалар кыры” районында урнашкан Әйләнеч шосседагы, 5нче мәктәп янында һәм картлар өчен интернат йорт каршындагы урыннар  турында сүз бара. Бу җирләрдә юл киртәләре, җәяүлеләр өчен светофорлар, ясалма тигезсезлекләр, юлда тиешле билгеләр барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев