Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл хаталарны кичерми

Ел саен Россиядә, бөтен дөньядагы кебек, юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучыларны искә алалар. Кичә бу уңайдан Алабугада да чаралар үтте.

Мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ЮХИДИ һәм МЧС хезмәткәрләре, шулай ук шәхәр таксилары хезмәтләренең берсе Ленин мәйданында митингка җыелды.
Юлларда һәлак булганнарны искә алырга чакырып, Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев чыгыш ясады. Ул автокатастрофаларда туганнарын һәм якыннарын югалтканнарга булышырга, яра алган, кайгы эчендә берүзе калганнарга ярдәм кулы сузарга өндәде.
− Юл һәлакәтләрендә һәлак булганнар өчен кайгырып, якыннарының кайгысын уртаклашканда, без кеше гомеренең бәһасез кыйммәт булуын истән чыгармаска тиеш. Юлларда килеп чыга торган коточкыч хәлләрне без үзебез генә туктата алабыз һәм моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Бу турыда онытырга ярамый, − диде ул алабугалыларга мөрәҗәгать итеп.
Статистика буенча, бөтен дөньяда юлларда көненә 3 мең кеше һәлак була, 100 меңгә якыны җитди яралана; ел саен 1,3 миллион диярлек кеше һәлак була һәм тагын 50 миллион кеше төрле травмалар алып, гарипләнә. За 10 месяцев 2016 елның 10 аенда Алабуга районында 82 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 7 кеше һәлак булган, 124е травма алган.
− Мин юл кагыйдәләрен бозмаска тырышам, юл аркылы чыгарга рөхсәт булган урыннардан гына, светофорга карап чыгам - бәләкәйдән әти-әнием шулай өйрәтте. Шулай да инде әллә ничә тапкыр юл кагыйдәләрен сакламаучыларга очраганым бар. Бер малайны минем күз алдымда чак кына машина таптамады, ул кызыл ут янганда, юлны йөгереп чыгарга теләгән иде. Мин аны эләктереп алырга өлгердем, бераз ачуландым хәтта үзен, − дип сөйли 1нче гимназия укучысы Алина Каләмова.
Юлларда шуның кадәр тәртип бозуларның сәбәбе нидә?
− Аварияләр булмасынга, барыннан да элек, әлбәттә, кагыйдәләрне сакларга, игътибарлы булырга кирәк, минемчә. Мин 34 ел руль артында. Аварияләрне күргәнем бар, аларның сәбәпләре төрле - машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең саксызлыгы, һава шартлары. Сак йөргәндә, аварияләрсез йөреп була. Юл хаталарны кичерми, дип юкка гына әйтмиләр, − ди такси хезмәткәре Евгений Костин.
Шәмнәр янып торган Ленин мәйданында бәләкәй алабугалылар игътибарлы булырга һәм, юл аркылы светофорга карап, тиешле урында гына чыгарга сүз биреп, җәяүлеләр антын кабатлады.
Биредә юл-транспорт вакыйгалары урынына чыга торган машиналарны да күрсәттеләр, эвакуаторга авриягә эләккән машина урнаштырылган иде.
Чара ахырында Илназ Вәлиев тагын бер тапкыр юлларда сак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев