Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл йөрү кыйммәтләнә

Шәһәр автобуслары һәм маршруткаларыннан файдалану 1 февральдән 16 сум булачак. Бу турыда шәһәр инфраструктура үсеше башлыгы Евгений Николаев хәбәр итте.

Соңгы тапкыр Алабугада җәмәгать транспорты бәясе 2013 елның мартында − 11 сумнан13 сумга үзгәргән иде. Өч ел диярлек ул Татарстанда иң түбән хак булып кала бирде. Шул ук вакытта ягулык-майлау материаллары, машина тотуга чыгымнар арта килде. Мәсәлән, 2013 ел белән чагыштырганда, ягулык бәяләре 26,3 процентка (1 км юлга тотылган исәптән): газ, пропан - 33 процентка, дизель ягулыгы - 26,8, майлау материаллары - 6,9 процентка үскән. Автобусларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны төзекләндерү 7,8 процентка үскән. Моннан тыш, 2013 елда кабул ителгән "Пассажирлар йөртүченең пассажирларның тормышына, сәламәтлегенә, милкенә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү һәм күрелгән зыянны түләтү тәртибе турында" Федераль Закон буенча ел саен иминият взнослары кертеп барырга тиешләр.

Евгений Николаев сөйләвенчә, яңартылган автопарк махсус чыгымнар таләп итмәгән һәм пассажир йөртүчеләр белән дә бу мәсьәләдә уртак фикергә ирешелгәнгә, юл бәяләре арттырылмаган. Район башлыгы Геннадий Емельянов кушуы буенча алар озак кына бер дәрәҗәдә калып килде.

Шәһәр буйлап хәрәкәт итүче җәмәгать транспортының яртысы 2-4 ел, калганнары − 5-6 ел хезмәт күрсәтә.

− Февральдә тагын 4 берәмлекне алмаштырырга уйлыйбыз, ел барышында автопарк яңартылачак. 2016 елның декабрендә бар автобусларда тукталыш пунктларының атамаларын ике дәләт телендә дә: русча һәм татарча белдерү өчен, тавышлы автоинформаторлар куелган иде. Шулай ук 1 февральгә кадәр маршрут билгеләнеше яктыртылып күрсәтелгән табло урнаштырылачак, күз күреме түбән булган кешеләрдән шундый тәкъдим булды, − ди Евгений Николаев.

Яңа тукталыш урыннары барлыкка киләчәк. "Шәһәр электр челтәрләре", "Мәрҗани урамы" һәм Әйләнеч шосседагы тукталышларда павильоннар алыштырылачак.

Сабина КАЧАЕВА

Алабугалылар теләкләрен искә алып планлаштырылган яңа маршрутлар:

- "Танайка-2" микрорайоны тулчсынча һәм "Сосновка" микрорайоны керә торган маршрут. Ике тукталышның берсендә павильон урнаштырылган;

- "Колосовка" микрорайоны аркылы Чапаев урамы буйлап (Әйләнеч шосседан Тынычлык проспектына кадәр) − ИСГЗ һәм "Водоканал"га кадәр барырга була;

- Меңьеллык урамыннан "Икмәк шәһәрчеге" аркылы Нефтьчеләр проспектына кадәр, Тынычлык проспекты буенча метеостанциягә җиткәнче;

- Кирпеч заводыннан башлап Тынычлык проспекты аша (Әйләнеч шосседан Мәдәният сараена кадәр);

- иң ераклашкан маршрут "Өч аю" поселогыннан башланачак.

Республика шәһәрләрендә автобуста йөрү бәяләре

Казанда 25 сум.

Мамадышта 16 сум.

Яшел Үзәндә 20 сум.

Кукмарада 18 сум.

Менделеевскида 15 сум.

Яр Чаллыда 20 сум.

Тәтештә 15 сум.

Әлмәттә 20 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев