Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлылар өчен Ярдәм порталы эшли

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү – порталның төп бурычы. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган. Бу турыда оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.

Ресурс – республикада Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган “Цифрлы икътисад” илкүләм проектын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Шулай ук Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вәзгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган.

“Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз”, – дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Татарстан Республикасында, план күрсәткечләрен узып, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган “Цифрлы икътисад” илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектның иң мөһим юнәлешләренең берсе – цифрлы дәүләт идарәсен үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X