Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Үзенчәлекле» бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ял

«Минем сәламәт гаиләм» Алабуга проекты Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан игълан ителгән Балалар һәм яшьләр өчен проектларны гамәлгә ашыруга физик затлар өчен I Республика грантлар конкурсында җиңүче булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча проектка 76 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу чаралар үзенчәлекле балалар һәм аларның туганнары өчен экскурсияләр оештыруга тотылачак.
«Эш инвалид баланың бөтен гаиләсе белән үткәреләчәк. Проектның максаты — гаиләдә уңай психологик шартлар тудыру. Бездә үзенчәлекле балаларга ярдәм күрсәтә торган оешмалар шактый, әмма, кызганыч, ата-аналарга игътибар аз бирелә», — ди проект кураторы Любовь Исаева.
Аның сүзләренә караганда, мондый гаиләләрдә еш кына психологик проблемалар була һәм аларны хәл итү өчен ярдәм бик кирәк.
«Кемдәдер чынбарлыкны кабул итмәү була, бигрәк тә инвалидлык тумыштан булмыйча, яшәү дәверендә барлыкка килгән очракта. Икенче вариант — баланың үзенчәлекле булып тууы. Һәм монда кайсы очракның авыррак икәнлеген әйтүе кыен, алар барысы да индивидуаль. Андый гаиләләр белән эшләү тәҗрибәм бар инде, һәм мин ул балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ярдәмнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлыйм», — дип уртаклаша фикерләре белән Любовь Федор кызы.
Оештыручылар фикеренчә, экскурсияләр ярдәмендә инвалид балаларның якыннары бераз ял итә һәм күңел ача, моннан тыш, психологик ярдәм дә ала алачак. Грант акчаларын алганнан соң Ижау зоопаркына һәм Свияжскка бару планлаштырыла.
Грантлар конкурсында республиканың 1455 вәкиле, шул исәптән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге үзмәшгуль гражданнар катнашты. Конкурс берьюлы берничә номинация буенча үткәрелеп, читтән торып катнашу этабында 557 кеше, шәхсән килеп 224 кеше катнашты. Финалга 74 катнашучы чыкты. Грантның уртача күләме йөз мең сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев