Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ПРОЕКТ

РФ Төзелеш министрлыгының Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектлары конкурсында Алабуга җиңгәннән соң, Ленин мәйданын зур үзгәрешләр көтә.

Шул рәвешле, быел яңартылган Ленин мәйданында гадәти булмаган эскәмия барлыкка киләчәк. Ул “Алабуганың 1000 вакыйгасы” дип аталачак. “Orchestra” архитектура бюросы һәм шәһәр хакимияте әлеге корылманы булдыруга шәһәрдә яшәүчеләрнең үз өлешен кертүләрен тели. Моның өчен elabuga.orchestra-design.com сайтына керергә кирәк.  Биредә 4 төрдәге тарих тәкъдим ителә: хәтер көндәлеге, типик Алабуга, Алабуга турында гыйбарәләр һәм шәһәрдәшләрнең әдәби иҗаты. Уртаклашасы килгән вакыйгагызның төрен сайлагыз да, тарих кырын тутырыгыз һәм “Сакларга” дигәнгә (“Сохранить”) басыгыз. Сезнең тарихыгыз автомат рәвештә сайт битендә калачак. Вакыйгалар җыю мартта тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев