Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Зенит-Казан» Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубок алды

Казанлыларның «Локомотив» командасына каршы матчы 3:2 исәбе белән тәмамланды.

Россия Суперлигасының волейбол буенча Чемпионатының икенче турында Казанның «Зенит»ы Новосибирск шәһәренең җирле «Локомотив» командасын 3:2 исәбе белән отты. Җиңү призы, традицион рәвештә ил чемпионы һәм Россия Кубогы иясе уйнаткан илнең Суперкубогы булды. Бу хакта «Татар-иформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Гәрчә, коронавирус пандемиясе башланганнан соң чемпионат туктатылуы сәбәпле, «Локомотив» командасы уенда титул яулый алмаса да, узган сезонда ул тарихта беренче тапкыр ил чемпионы булды. Ә 2014 елдан бирле Россия кубогы иясе булып «Зенит-Казан» тора.

Казанлылар 13 тапкыр рәттән Россия Суперкубогы ярышларында катнаша. «Зенит» Суперкубокны 2010 — 2012, 2015-2018 елларда, шул исәптән ике тапкыр «Локомотив» белән узган матчларда (2011, 2012) яулады. Шунысы кызык, себерләрнең либеросы булып, имгәнү аркасында Казанда калган «Зенит-Казан» сакчысы Валентин Голубевның кече абыйсы — җирле уенчы Денис Голубев уйный. Аны 2001 елдан 2018 елга кадәр беренче команда өчен уйнаган, кунаклар командасы ветераны — 39 яшьлек Владислав Бабичев алыштырды.

Бүген ачылган өр-яңа «Локомотив-Арена»да мәртәбәле кунаклар арасында Россия спорт министры Олег Матыцинны, шулай ук аренаның бары тик 50% тулылануы мөмкинлеген исәпкә алып, аншлагны да билгеләп үтәргә кирәк. 

Казанлылар Новосибирсктагы уенны түбәндәге составта башлады: Артем Вольвич, Эрвин Нгапет, Бартош Беднорж, Александр Бутько, Максим Михайлов һәм либеро Валентин Кротков. Беренче партия барышында Вольвичны Алексей Кононов алыштырды. Ә партия «эйслы» булып чыкты. Башта мәйданда тигез көрәш барды, аннары кунаклар тарафыннан көчле туп очып килде. Польшаның «Зенит» легионеры Беднорж алты «эйс» ясады, өстәвенә, аның рәттән дүрт көчле туп җибәрүе дә булды. Казанлылардан Кононов һәм Андрей Сурмачевский тагын берәр «эйс» ясады. Кыскасы, кунаклар беренче сетны ышанычлы рәвештә 18:25 исәбе белән отты.

Икенче партиядә себерлеләр даими рәвештә исәп алып бардылар, тагын ике «эйс» та ясадылар. Ә менә казанлыларның туп атудан исәпләре булмады. «Локомотив» бераз ышанычлырак сакланды, шуңа күрә «Зенит» сет стартыннан соң исәпне бер тапкыр да чагыштырмады. Уенчыларны алыштыру өчен 17 яшьлек Михаил Лабинский һәм 35 яшьлек Александр Волковны чыгулары кунакларга ярдәм итмәде. Партияне хуҗалар отты, 25: 22.

Өченче сет бик киеренке узды. Һәм тагын күп вакыт аралыгында алда себерлеләр барды. Еш кына кунаклар исәпне тигезләделәр һәм Бутьконың «эйс»ыннан соң 15:16 исәбе белән алга чыктылар. Мондый көрәш партия азагына кадәр барды (20: 20, 22: 20), һәм монда Беднорж рәттән ике тапкыр «эйс» бирде (22: 24). Ә партия ноктасын беренче темп белән Вольвич куйды (23: 25).
Чигенер урын юклыгын аңлап, себерлеләр дүртенче сетны зур куәт белән уздырдылар. Блокта уңышлы уен узды (10:5, 16:12). Сурмачевский уңышлы туп атты һәм «эйс» ясады (17:17). Михайлов атакасыннан соң уен ахыры киеренке булды (22:18 һәм 23:23). Шулай да хуҗалар, уенны тай-брейкка күчереп, партиядә җиңү яуладылар.

Бишенче сетта кунаклар, Вольвичның блогыннан соң, инициативаны үз кулларына алдылар (3:7). Блокта «Локомотив» исәптәге аерманы минимумга кадәр киметте (7:8). Казанлылар да блокта болай уйный алалар, Волков, Вольвич һәм Бедноржның өч туп атуыннан соң 8:13 исәбе булды. Михайлов исәпне 9:14кә җиткерде. Ә Волков 9:15 исәбе белән партиядә һәм матчта матур нокта куйды. Новосибирсклылар казанлыларга алты ел рәттән җиңеләләр.

«Локомотив» (Новосибирск) — «Зенит-Казан» (Казан) — 2:3 (18:25, 25:22, 23:25, 25:23, 9:15).
7 октябрьдә узасы киләсе турда казанлылар Нижневартовск шәһәренең «Югру-Самотлор» командасын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев