Әзерлек тикшерелә
9 апрельдә иртәнге 10 нан алып 12 сәгатькә кадәр Татарстан шәһәр һәм авылларында халыкка хәбәр итү буенча үзәк автоматлаштырылган региональ системаны чираттагы тикшерү үтәчәк.
Алабугалыларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген узган елның июлендә тикшергәннәр иде инде. Халыкка хәбәр итү өчен урамдагы электр сиреналары, көчле тавышлы башка җиһазлар, смс-хатлар, ОКСИОН терминал комплекслары, телевидение, радио һәм телефон элемтәсе чаралары кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев