Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзгәрешләр бертавыштан расланган

Шәһәрдә Алабуга район Советының 49нчы сессиясе булды

Сессия район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина рәислегендә узды, анда шәһәр-районның җирле идарә органнары вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибе буенча, сессия эшендә өч мәсьәлә каралды.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура сораулары буенча урынбасары Ольга Никитина депутатлар алдына Бехтерево авыл җирлегенең генераль планы проектын һәм Поспелово авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен куйды. Җирлек планнары экраннарда күрсәтелде. Депутатлар проектларны карап, мөмкин булырлык үзгәрешләр турында фикерләшә алды.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, район депутатлары ике сорауны да хуплады. Өченче сорау Алабуга районы башлыгы каршындагы Җәмәгать Cоветы составын үзгәртүгә кагылышлы булды. Бу турыда сессиядә Хокук палатасы рәисенең урынбасары Сәет Гатин хәбәр итте. Депутатлар бу сорауны да  хуплады.

Фото һәм мәгълүмат АМР башлыгының матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев