Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марина Патяшина: Үзизоляция кагыйдәләрен бозу Covid-19 белән авыручылар санының кискен артуына китерәчәк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакырды.

Татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә кирәк. Бу хакта “Яңа Гасыр”га биргән интервьюсында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

 

Марина Патяшина шулай ук татарстанлыларны кибеткә дә бик кирәк вакытта гына чыгарга, бер-берсенә кунакка йөрмәскә һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәләрне чикләргә чакырды.

 

“Яшь буында бу инфекция симптомсыз диярлек яки җиңел симптомнар белән уза, ләкин бер симптомсыз авыручының инфекцияне тагын бер кешегә йоктыра алуын аңларга кирәк. Әгәр кешедә авыруның клиник билгеләре дә булса, ул, уртача алганда, тагын өч кешене зарарлый”, - дип билгеләп үтте спикер.

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чараларының коронавирус таралуны булдырмау өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев