Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган китап күргәзмәсе

Анда тәкъдим ителгән китаплар Татарстан Республикасының тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның бай мәдәни мирасы турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Үзәк балалар китапханәсендә 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көненә багышланган «Ватаным — Татарстан. Родина моя — Татарстан» китап күргәзмәсе эшли. Анда тәкъдим ителгән китаплар Татарстан Республикасының тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның бай мәдәни мирасы турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Әйтик, «Мавыктыргыч Татарстан» китабы кечкенә китап укучыларыбызның күңеленә бигрәк тә хуш киләчәк. Рус, татар, инглиз телләрендә тәкъдим ителгән әлеге басма Татарстан, аның Казан, Болгар, Биләр, Зөя, Раифа, Алабуга кебек борынгы шәһәрләре, республика башкаласының танылган урыннары буйлап сәяхәткә алып китәр. «Казань. Казан» һәм «Минем Казаным юлкүрсәткече. Путеводитель моя Казань» китаплары яшь китап сөючеләрне Казанның иң матур истәлекле урыннары белән таныштырыр. Ә Татарстан Республикасы турында белемнәрне тикшереп карарга Ә.З. Шакирҗановның «Татарстан турында башваткычлар җыентыгы» китабы ярдәмгә килер.

Күргәзмәдә шулай ук «Татарстан из века в век», «История татарского народа» (Р.Г. Фәхретдинов, Р.Р. Фәхретдинов) һәм башка китаплар тәкъдим ителгән. Сезне Үзәк китапханәдә көтеп калабыз!
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X