Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк сайлау комиссиясе РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлаулар ничек узачагы турында сөйләде

Сайлау участокларында температураны үлчәячәкләр, битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерәчәкләр.

Үзәк сайлау комиссиясе илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең яңа тәртибен раслады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Шулай итеп, сайлау участокларында температураны үлчәячәкләр, битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерәчәкләр. Участокларда санитайзерлар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар һәм башкалар булырга тиеш.
Сәгатенә 8-12 тавыш бирүчедән дә күбрәк булырга тиеш түгел. 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.
Шулай ук өйдә контактсыз тавыш бирү, кайбер төбәкләр өчен дистанцион рәвештә электрон тавыш бирү һәм яшәү урыны буенча «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирү мөмкинлеге карала. Күп функцияле үзәк, территориаль сайлау комиссияләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризаларны 5 июньнән 21 июньгә кадәр, 16 июньнән 21 июньгә кадәр участок сайлау комиссияләре аша бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев