Үзләренә эшләүче татарстанлылар быел Татарстан казнасына 237 млн сум салым түләгән
Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.
2020 елның 11 ае эчендә үзмәшгуль татарстанлылар республика бюджетына 237 миллион сум салым түләгән. Түләүләр узган ел күрсәткечләреннән ике тапкыр артыграк. Бу хакта ТР Премьер-министры — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров сөйләде.
Республикада 100 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Гафаров сүзләренчә, агымдагы елның 11 ае эчендә үзмәшгульләрдән 237 миллион сум салым җыелган. Чагыштыру өчен: узган елда бу сумма 110 миллион сум тәшкил иткән.
Үзләренә эшләүче гражданнар Татарстанда перевозка, ремонт һәм консультацияләр белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев