Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзмәшгульләр өчен субсидиянең максималь күләме 200 мең сумга кадәр арткан

Гаризаларны 31 августка кадәр тапшырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үзмәшгульлек итүчеләрне субсидияләү программасын финанслау күләмен ике тапкыр – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырды. Әлеге йөкләмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка бирелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан агымдагы елда беренче тапкыр үзмәшгуль гражданнарга субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтелә.Әгәр элек түләүсез нигездә 100 мең сумга кадәр акча алу турында игълан ителгән булса, хәзер сумма ике тапкыр арткан - үзмәшгульлеккә 200 мең сумга кадәр. Икътисад министры бәяләвенчә, бүлеп бирелгән акчалар үзмәшгульлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудырырга һәм үз эшеңне уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк. 

Үзмәшгуль кешегә субсидия алу өчен РФ гражданы булырга, шәхси эшмәкәр булып тормаска һәм "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы гражданнар статусында эшчәнлек алып бару чорында 3 мең сумнан да ким булмаган күләмдә ТР бюджетына салым түләргә кирәк. Шулай ук түләү өчен гариза бирүченең һөнәри кеременә салым түләү буенча бурычы булмаска тиеш. Моннан тыш, бушлай онлайн-уку узу мәҗбүри шарт булып тора. Гаризаларны 31 августка кадәр бирергә кирәк. 3 атна дәвамында катнашучылар өчен бизнесның төрле өлкәләрендәге тәҗрибәле экспертлар һәм практик-эшмәкәрләр катнашында 12 онлайн-дәрес булачак. Дәресләр махсус программа буенча онлайн-форматта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев