Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы 2021 елда тәмамланачак

Автомобиль юлынтөзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарыла.

Зур Казан боҗрасын төзелешенең Борисков урамыннан Техника урамына кадәр 1,2 чакрымнан артык озынлыктагы икенче этабы 2021 елда тәмамланачак. Төзелеш «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарыла. 
Инде Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзелде һәм трамвай юллары салынды. Моннан тыш, коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын ремонтлау, шулай ук терәк диварлар, светофорлар һәм тышкы яктырту урнаштыру планлаштырыла.
Техника урамына чыга торган 522 метр озынлыктагы автомобиль юлының икенче участогын 2021 елга файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Быел Мидхәт Булатов урамыннан Борисков урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы буенча хәрәкәт ачылды. Аның бәясе 2,3 миллиард сум дип бәяләнә. Участокның озынлыгы 800 метр тәшкил итә.
Беренче участок һәр юнәлештә автомобиль хәрәкәтенең ике полосасы булган дүрт полосалы юлдан, җәяүлеләр тротуарларыннан, ике трамвай юлы өчен аерып торучы полосадан, Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргечтән һәм Борисков урамында яңа җир өсте кичүеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X