Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зөя һәм Болгарны өйрәнү һәм саклау өчен Татарстан Дәүләт премияләре бирелде

Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләренә Татарстанның 15 фәнни һәм җәмәгать эшлеклесе лаек булды.

Республиканың 15 фәнни һәм җәмәгать эшлеклесе фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреатлары булды. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Кама фәнни үзәге мөдире Наил Вәлиев Алабуганың тугыз китаптан торган тарихи-мәдәни мирасы турындагы хезмәтләр циклы өчен премиягә лаек булды.

Зөя һәм Болгар объектлары мисалында дисциплинарара тикшеренүләр һәм дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау эшләре циклы өчен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков, шул ук институтның бөтендөнья мәдәни мирасы кафедрасы мөдире Рафаэль Вәлиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова лауреат булды.

Моннан тыш, моның өчен ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм «Татинвестгражданпроект» генераль директоры Гадел Хөснетдинов билгеләп үтелде.

Шулай ук авыруларны һәм инвалидларны комплекслы тернәкләндерү алымнарын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен КДМА реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резедә Бодрова, шул ук кафедра профессоры Эрик Әүхәдиев, КДМАның фән һәм үсеш буенча директор урынбасары, неврология кафедрасы доценты Гүзәл Әхмәдова һәм Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең амбулатор медицина тернәкләндәрү бүлеге мөдире Илдар Садыйков бүләкләнде.

Шулай ук Казан дәүләт медицина академиясе директоры һәм Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Рөстәм Хәсәнов, 7нче хастаханәнең үзәк нерв системасы функцияләре бозылган пациентларны медицина тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова һәм КДМАның уку эшләре буенча директор урынбасары, гомуми гигиена кафедрасы мөдире Наилә Йосыпова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев