Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабуга районында яшәүче Анна Козыревага 100 яшь тулды

Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аны Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников котлады.

Олы Шүрнәктә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Козыревага шушы айның унбишендә 100 яшь тулды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аны Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников котлады. «Ихтыяр көче, күтәренке күңел, туган җиргә мәхәббәт — җиңүчеләр буыны безгә мирас итеп калдырган нәрсәләрнең иң яхшысы. Ватан муллыгы өчен фидакарь һәм тыныч хезмәт, кыюлык һәм ныклык өчен, Бөек Җиңү өчен, Сезнең алда баш иябез!», — диелә котлауда.

Озак еллар Анна Михайловна Олы Шүрнәк мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Соңгы сигез ел Бөгелмәдә улында тора.
Тормыш иптәше Николай белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Хәзер балаларының балалары тугызау, оныклары 15 һәм оныкларының балалары дүртәү.

Николай Петрович Олы Шүрнәк авылында 1923 елда туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1941 елның 21 июнендә чыгарылыш укучысын хәрби комиссиягә чакыралар, армия хезмәтенә лаек дип табып, чик гаскәрләренең хәрби училищесына җибәрергә булалар. 11 июльдә Алабуга хәрби комиссариатына чакыру килә. Икенче көнне аны һәм тагын 11 кешене зенит артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Аннан ул пулеметчылар әзерли торган эскадронга эләгә. 1941 елның 30 декабрендә үк Николай Козыревка лейтенант исеме бирелгән. 1942 елның гыйнварында аны Башкириягә җибәрәләр, анда солдатларны хәрби хезмәткә өйрәтеп, командирлык эшен башлый.

1943 елның июле ахырында аларны фронтка җибәрәләр һәм 4нче Украина фронтына кергән 4нче казак кавалерия корпусына кушалар. Николай 127-й кавалерия полкына, 30нчы кавалерия дивизиясенә эләгә һәм анда взвод командиры булып хезмәт итә...

...Төрек үре янындагы көрәштә сул аягы каты яралана. 1943 елның 19 ноябре була бу. Кан күп югалтудан, чактан гына үлми кала, ләкин аны медсанбатка китереп җиткерәләр. Анда аңа операция ясыйлар, әмма өч көннән Мелитополь госпиталенә, аннары Мариупольгә, аннан соң санитар поездында Таганрогка, аннан Бакуга җибәрәләр. Фронт һәм госпиталь табиблары аркасында, ул исән кала. 1944 елда комиссия аны өенә кайтарып җибәрә...

1945 елның гыйнвар башында Николай Петрович Анна Михайловнага өйләнә. Ул аның белән 1938-1941 елларда Алабуга педучилищесында бергә укыган була. 1946 елның декабрендә аларның кызлары Римма, аннары рәттән өч уллары — Петр, Валерий һәм Владимир туа.

1962 елда Николай Петровичны Олы Шүрнәк мәктәбенә күчерәләр, ә Анна Михайловна өч елдан соң гына, урын бушагач, күчә.

2005 елда Козыревлар бергә 60 ел гомер итүләрен бәйрәм иттеләр. Кызганыч, 2011 елда Николай Петрович вафат булды. Ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Анна Михайловнага, мәгариф өлкәсендә яхшы эшләгәне өчен, «Хезмәттәге уңышлары өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен» медальләре тапшырылган.

Фото Козыревларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев