Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада 9 майга хәрби фильмнар күрсәтү оештырыла

Җиңү көнендә Алабугада да кино күрсәтүләр узачак.

9 майда Әгерҗедә татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без — 41 елның балалары» фильмының премьерасы була. Әгерҗелеләр фильмны «Локомотив» стадионында ачык һавада карый алачак. 

Картинаның режиссеры — Әмир Галиәскаров, продюсеры — «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. 

Җиңү көнендә Алабугада да кино күрсәтүләр узачак. Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучыларының иҗади командасы алабугалылар өчен «Җиңү кинолентасы» бәйрәмен булдыруга үз өлешен кертте. Сугыш турындагы танылган фильмнардан алынган кадрлар аша замандашларга үткән елларның чынбарлыгын кабул итү, ә шаһитларга үткәннәрне тагын бер тапкыр искә төшерү җиңелрәк.

Шулай ук театрлаштырылган тамаша кысаларында «Иллюзион» кинотеатры «Офицерлар» фильмын күрсәтүне оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев