Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераннары ничек яши?

Мәсәлән, Кирилл Тимряков тарих, сәясәт һәм рәсем белән кызыксына.

Бөек Ватан сугышы ветераннары бүген ничек яши? Әлбәттә, олыгайган көннәрендә күп нәрсәгә инде хәл дә җитми, ләкин алар рухын төшерми, заман белән бергә атларга тырыша.

Мәсәлән, 96 яшьлек Кирилл Тимряков һәрвакыт вакыйгалар белән кызыксынып тора. Сәясәтне күзәтә, яңа чыккан газеталарны рәхәтләнеп укый. Хәзер аның өстәлендә Николай Карамзинның «Россия дәүләтенең тарихы» ята.

Катгый тәртипкә өйрәнгәнлеге һәм хәрби үткәннәр эзсез калмаган. Ул хәзер дә иртәнге алтыда тора һәм күнегелгән тәртип белән яши. Сугыш вакытында ул Ленинград фронтында көрәшкән, Җиңү турында Прибалтикада ишеткән. Кирилл Степанович сүзләренә караганда, сугыш бетүен ишетүгә «чак кына акылыннан язмаган» (ветеран нәкъ шулай әйтте). Аннан соң аның хезмәте флотта дәвам иткән. 1950 елда гына әйләнеп кайткан, әмма яңадан хәрби хезмәткә китәргә карар кылган һәм 1956 елга кадәр хезмәт иткән. Хәзер ул кече кызы янында яши. Аның көннәре эш белән уза. Иртән күнегүләр ясый, тиешле препаратларын кабул итә, сәламәтлекне саклау кирәк. Бакчада йөри, йорт куянын тикшерә, анысы, куркак булуына карамастан, ветеранның кулына килә. Кирилл Степановичтан алда һәрвакыт мәче йөри, фронтовик алдыннан горурланып атлый ул.

− Әтиемнең тагын бер шөгыле бар — нокталар буенча рәсем. Ул сызгыч ярдәмендә бер-бер артлы саннарны тоташтыра. Нәтиҗәдә тулы бер рәсем килеп чыга. Ләкин андый рәсемнәр генә күңеленә ятмый, шуңа да буягычлар белән утыра башлады. Ул бик җыйнак итеп, читкә чыкмый буйый. Кайчагында үзенекен дә өстәп куя. Мисал өчен, персонажның йөзе булмаса, үзе ясап куя яисә журналдан кисеп алып ябыштыра — аңа шулай яхшырак тоела, — дип сөйли Кирилл Степановичның кызы Светлана һәм өелеп торган буягычларны күрсәтә.

Кирилл Тимряковның үзе әйтүенчә, соңгы вакытта күзләре начар күрә.

− Үземне картларча хис итәм. Саулык әлләни түгел инде, тик әлегә бирешмибез. Мин бәхетле кеше дип әйтә алам, чөнки янәшәмдә балаларым, оныкларым, оныкларның балалары, мине игътибарсыз калдырмыйлар, тәрбиялиләр, − ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев