Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада Черенга Бөек Ватан сугышында катнашучы бер генә кеше калды — Иван Федорович Лобов.

Ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Иван Лобов 1926 елның 15 гыйнварында туган. Башта туган авылында, аннары Яковлевода укып, 7 сыйныф белем алган. Армия хезмәтенә кадәр колхоз эшләренә йөргән.

— Язгы чәчүдә һәм уңыш җыюда катнаштым, кышын — атлы эштә, — дип сөйли ветеран.

1943 елда армиягә алынган — Ерак Көнчыгышка. 1нче Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт иткән.

— Манчжуриядә японнар белән сугыштым, аннары мине Сахалинга күчерделәр, анда 1950 елга кадәр хезмәттә булдым, — ди Иван Федорович.
Кайткач, Кама елгасы пароходчылыгында, пенсиягә чыкканчы, элемтә диспетчеры булып эшләгән. «Японияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев