Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада Җиңү парады узды

Бүген шәһәр-районда Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Митинг сәхнәгә РФ флагы һшм Җиңү байрагы алып чыгудан башланды. Соңыннан Суворов училищесы офицерлары һәм курсантларыннан торган махсус байрак төркеме фронт исемнәре язылган 10 штандарт тотып саф белән үтте. 

Бәйрәм митингы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлавыннан башланды.

Алга таба митингка җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләрне ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин котлады. Шуннан соң алып баручылар Җиңү парады башлану турында игълан итте. 

Тынлы оркестр көе астында Алабуга суворов училищесы офицерлары һәм студентлар, запастагы офицерлар, МВД офицерлары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, югару уку йортлары студентлары узды. Хәрби парад белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков комадалык итте. Шәһәр уку йортлары парады «Җиңүне каршылап» конкурсында катнашучы машиналар үтүе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев