Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада Мәңгелек ут һәм Герой бюстларына чәчәкләр салдылар

Алабугада бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.

Бүген Алабуга Җиңү көнен бәйрәм итә. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар чәчәкләр салудан башланды. Рөстәм Нуриев һәм Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тыл хезмәтчәннәре стелласына чәчәкләр салды. 

Шулай ук район башлыгы Украинадагы махсус хәрби операциядә һәм төрле хәрби конфликтларда катнашкан Алабуга сугышчыларын сәламләде. 

Шулай ук Геройлар бюстларына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Тантанада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ветераннар һәм хөрмәтле кунаклар катнашты.

Мәңгелек уттан алып стадион трибунасына кадәр Рөстәм Нуриев кулында әтисенең олы абыйсы, сугыш елларында хәбәрсез югалган 21 яшьлек Мисбах Нуриевның портретын күтәреп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев