Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугада Офицерлар Берлегенең тантаналы җыелышы булды

Оешма узган елның 4 ноябрендә оештырылды.

Шәһәребездә Алабуга районы Офицерлар Берлегенең тантаналы җыелышы булды.

Бу оешма район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән узган елның 4 ноябрендә оештырылды һәм АМР Ветераннар Советы составына кертелде.

Тантанага җыелучыларны сәламләп, район башлыгы шәһәребездә бүген ике йөздән артык офицер яшәвен, аларның кайберләренең запаста торуын, кайберләренең лаеклы ялда булуын әйтте. Аларның һәммәсе — белем һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган, үсеп килүче буынны, Ватаныбызны яклаучыларны тәрбияли алырлык кешеләр. Рөстәм Мидхәт улы махсус хәрби операциядә катнашучыларны да игътибарсыз калдырмады, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, ихтирамын белдерде.

Район башлыгы оешма байрагын Офицерлар Берлеге рәисе, полковник Анатолий Рябовка һәм Ветераннар Советы рәисе Геннадий Багановка тапшырды.

− Бүген чыннан да мөһим вакыйга. Бергә җыелып, яшьләр белән эшләү планын уртага салып сөйләшер өчен, бүген безгә махсус урын бүлеп бирделәр. Сафларыбыз киңәя, эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез, − диде Геннадий Баганов.

Әйтергә кирәк, Офицерлар Берлеге эшендә төп юнәлеш булып нәкъ менә үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү тора. 

Чара барышында әлеге Берлек эшчәнлегендә актив катнашучыларны — запастагы подполковник Иван Трофимовны, отставкадагы полиция майоры Михаил Красильниковны, хәрби хәрәкәтләр көрәшчесе Владислав Баталовны бүләкләделәр.

− Тормышымда шундый вакыqга булуына шатмын. Офицерлар өчен бу зур җаваплылык. Без байрак тирәсенә тупланырга тиешбез. Моны бүгенге вәзгыять таләп итә. Бурычыбыз бер — балаларны, оныкларны лаеклы тәрбияләү, − диде Анатолий Рябов.

Иван Трофимов әйтүенчә, ветераннарның бер өстенлеге бар — алар зирәк һәм яшь буынга тапшырырлык тормыш тәҗрибәсенә ия, ватанпәрвәр булып тумыйлар бит, аларны үстерергә кирәк.

Җыелышта Җиңү көне хөрмәтенә концерт та булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев