Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

КФУның Алабуга институтында «Җиңү диктанты»н язачаклар

КФУның Алабуга институты «Җиңү диктанты»н үткәрүнең рәсми мәйданчыгы булып тора.

27 апрельдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант — «Җиңү диктанты» узачак.

Диктант 2023 елның 27 апрелендә КФУның Алабуга институтында, 43нче аудиториядә узачак (Казан урамы, 89 йорт). 

Диктантны язу 12:00 сәгатьтә башланачак. «Җиңү диктанты» нда катнашу өчен https://диктантпобеды.рф/ сайтында теркәлергә һәм «Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (филиалы)» мәйданчыгын сайларга кирәк.

Җиңү Диктантына әзерлек кысаларында барлык теләүчеләр өчен «Җиңү диктанты» сайтында ачык лекторий оештырыла, ул Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына багышланган атналык тематик лекцияләр үткәрүне күздә тота.

Диктант турында тулы мәгълүмат диктантпобеды.рф сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев