Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Алабугалылар Мамадышта узган парадта катнашты

Эльмираның ире Мамадышта туган һәм һәр елны 9 майда гаилә монда булырга тырыша.

Мамадышта узган Җиңү Парадында җирле халыктан тыш, башка шәһәрләрдән килгән кунаклар да катнашты, дип хәбәр итә «Нократ» сайты. 

Мисалга, алабугалы Эльмира Нәбиуллина гаиләсе белән махсус Мамадыш парадын карарга килгән. Эльмираның ире Мамадышта туган һәм һәр елны 9 майда гаилә монда булырга тырыша.

«Бу бәйрәм ирем өчен балачак бәйрәме кебек, ул еш кына сыйныф белән ветераннар яныннан узуларын искә төшерә, һәм бу аның өчен бик мөһим истәлек», — ди Эльмира.

«Дөньяда тынычлык булып, һәркем исән-сау булсын иде», — дип тели Эльмира ханым.

Нәбиуллиннар быел Питрауга да килергә планлаштыралар, диелә хәбәрдә.
Фото: «Нократ» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев