Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Берлинга барып җиткән — Советлар Союзы Герое Петр Сафронов

Советлар Союзы Герое булган якташларыбыз турында язмабызны дәвам итәбез.

2016 елда безнең редакциягә Петр Сафронов туганының улы Валерий Васильев мөрәҗәгать итте. Ул Петр Сергей улы Сафроновның батырлыкларын бәян итте. 
Валерий Виктор улы сөйләгәнчә, Петр Сергей улы Сафронов 1925 елда ТАССРның Алабуга районы Моркваш авылында гыйнварның беренче көнендә гади крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Сафроновлар гаиләсе Бондюг поселогына (хәзер Менделеевск) күчеп килгән. Петр урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлагач, Бондюг химия заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укыган. Шул ук заводта ул, фронтка киткәнче, слесарь булып эшли. 

Петр Сафронов Днепр өчен сугышларда үзен аеруча күрсәтә. 1943 елның 28 сентябрендә, һөҗүм ясаучы 9 кешелек төркемдә, Днепр елгасын кичеп чыга. Бу Чернигов өлкәсе Репкин районындагы Мысы авылы тирәсендә була. Десантчылар алдына бурыч куелган: батальон бүлекчәләренең Днепрны кичеп уң як ярда ныгып калуына булышу. Көрәшеп зур булмаган плацдармны алганнан соң, гвардиячеләр көн буе гитлерчылар һөҗүмен бер-бер артлы кайтара.

Көн азагына бишәү генә исән калганнар. Сафронов һәлак булган командирны алыштырып, төркемнең бурычны үтәвенә ирешә.

Днепрда көрәш өчен Петр Сафроновка СССР Югары Совет Президиумының 1944 ел 15 гыйнвар Указы белән Советлар Союзы Герое исеме белән Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале бирелгән. 

Петр Сергей улы бу турыда госпитальдә дәваланып ятканда ишеткән. Озакламый ул яңадан сафка баса. Көрәштәшләре белән бергә Берлинга ук барып җиткән. 

Соңрак, якташларына язган хатында Петр Сафронов: «Дәхшәтле 1943 елда мине фронтка озаттылар. Иптәшләрем Бондюг кешеләренең намусына тап төшермәскә кушты. Ул вакытны беркайчан да онытырлык түгел, Җиңүгә юл шундый авыр булды...», — дип язган булган. 

Сугыштан соң, герой Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иткән, 1948 елдан — запаста.

1950-1953 елларда Петр Сафронов Алабуга педагогия училищесында (хәзер КФУның Алабуга институты) укыган. 2009 елның 29 сентябрендә, ул вакытта әле АДПУ бинасында, өченче катта, актлар залы белән янәшә Бөек Ватан сугышында катнашучы Советлар Союзы Герое Петр Сафроновка мемориаль такта ачу тантанасы булган иде.

Тормышының соңгы еллары Коми Республикасында узды. Шул республика башкаласы Сыктывкарда, 1995 елның ноябрендә Петр Сергей улы Сафроновның йөрәге тибүдән туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев