Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Җиңү бәйрәме алдыннан Алабугада 14 ветеранның фатирына ремонт ясалачак

Ремонт таләп ителгән фатир ияләре исемлеге шәһәрнең социаль хезмәте тарафыннан әзерләнгән.

Илебезнең мөһим бәйрәме — Җиңү көненә бер айдан аз вакыт калды. Зур хөрмәткә ия ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәс.

Җиңү бәйрәме алдыннан Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәләр. Мәсәлән, Рәисә Биктимерова — тол калган хезмәт ветераны, аның ире Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Рәисә Биктимерова гомер буе укытучы булып эшләгән, лаеклы елга чыгар алдыннан 13нче балалар бакчасында тәрбияче булган. Үткән айда Рәисә әбигә 93 яшь тулган.

− Балконым пыялаланмаган иде. Хәзер яхшы булды, мин канәгать, теләсә кайчан чыгып, карап тора алам, моннан күренеш матур, − ди ул.

Хөршидә Ямалиева да хезмәт фронты кешесе, аның фатирына яңа ишек куйганнар. Искесеннән җил үтә торган булган. Хуҗабикәгә кара төстәге ишек ошамаганга, аның теләген исә алганнар: тыштан ишек көрән, эчке яктан — ачык төстә.

− Сугыш вакытында бик авыр булды. Колхозда бөтен катлаулы эшне башкардым. Ачлы-туклы тордык. Ипи пешергәндә, үләнгә бер уч он куша идек, ләкин әни анысы да күп дия иде. Исемә төшсә, елыйсылар килә, күз яшьләре генә күптән кипкән инде, − ди Хөршидә әби. 

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, быел 14 ветеранның фатиры төзекләнәчәк. Ремонт таләп ителгән фатир ияләре исемлеге шәһәрнең социаль хезмәте тарафыннан әзерләнгән. 

− Март уртасыннан төзекләндерү эшләренә керештеләр, майның 1енә төгәлләргә тиешләр, − диде Андрей Томилин.

Фотода: Рәисә Биктимерова пыяла куелган яңа балконыннан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев