Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Лидия Горбунова: «Мин хәзер дә 40 килолы бомбаларның авырлыгын тоям»

Ветеран Лидия Ильинична 538нче авиация полкында кораллану буенча мастер була.

Елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими, ләкин сугыш чоры вакыйгалары онытылмый — алар хәтердә саклана.

Лидия Ильинична Горбунова 1923 елның 31 августында Танайка авылында туган. Дүрт яшендә әти-әнисез калган. Җиде сыйныф тәмамлагач, 1938 елда Лида Алабуга китапханә техникумына укырга кергән. Аны 1941 елда "бик яхшы«га тәмамлаган. Алга таба Мәскәүнең китапханә институтына юллама алган. Язмыш башка карар кылган икән. Чыгарылыш кичәсе көнне сугыш башлануын хәбәр итәләр. Лидага сугыш тиз бетәр кебек тоела. Мәскәү дә үзенә тартып тора. Кыз башкалага җыена, ләкин Казандагы станция башлыгы Мәскәүне бомбага тотылуын әйтеп, кире борылырга куша. 

1942 елның кышында ул үзе кебек яшь кызлар белән армиягә алынырга була. Лидиянең буе кечкенә булганга, икенче барудан гына алалар. Аны шунда ук Хабаровскига — сержантлар мәктәбенә җибәрәләр. Ай буена эшелон Ерак Көнчыгышка бара. Лидия Ильинична 538нче авиация полкында кораллану буенча мастер була.

— Мин хәзер дә 40 килолы бомбаларның авырлыгын тоям, — ди ул.
Лидия Горбунова II дәрәҗә Дан ордены, «Японияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев