Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Степан Шамаев: «Бу җиңүгә үзебез ирештек»

Ул Япония белән сугышта катнашкан.

Степан Константинович Шамаев Удмурт АССРның Грахово авылында 1927 елның 21 октябрендә туган. 1944 елда аны армиягә алганнар. Флотка җибәргәннәр. 1945 елга кадәр Төньяк Флотта миначы-торпедачы булырга укыган. Япония белән сугышта катнашкан. 1951 елда демобилизацияләнгән. «Японияне җиңгән өчен» медале, «Фронтчы» билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

— Бу җиңүгә үзебез ирештек — авыл ирләре һәм яшь егетләр. Безнең гаиләдән фронтка дүртәү китте — әти һәм аның өч улы. Хәзер дә күз алдына китерү кыен — әни ничек берүзе балаларны тәрбияләгән. Әтиебез көрәш кырларыннан кайтмады, — ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев