Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга медицина хезмәткәрләре гуманитар ярдәм җыйды

Табиблар, шәфкать туташлары, хастаханә персоналы юрганнар, җылы әйберләр, азык-төлек җыйган.

Гуманитар ярдәм җыюны Алабуга район үзәк хастаханәсенең профсоюз оешмасы оештырды. Билгеле булганча, медицина учреждениеседә эшләүче бер хезмәткәрнең ире МХО урынында хезмәт итә һәм хәзерге вакытта ул безнең шәһәргә ялга кайткан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Коллегалар безнең чакыруга оператив рәвештә җавап бирделәр. Ике көн эчендә кирәкле әйберләр җыелып бетте. Көрәшчегә медицина ярдәме күрсәтелде — тикшерүне баш табиб Рамил Сәфәров үткәрде, дәвалауны травматолог табиб Илдар Сафин билгеләде», — дип аңлатма бирде үзәк район хастаханәсенең профсоюз лидеры Румия Резвякова.

Табиблар, шәфкать туташлары, хастаханә персоналы юрганнар, җылы әйберләр, азык-төлек җыйган.

Ә «Барс» яшьләр үзәгендә волонтерлар белән очрашу оештырылды, алар бензин пычкысы, инструментлар җыелмасы, маскировка челтәрләре, чәй, бал, окоп шәмнәре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев