Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе РФ Президентын сайлауда тавыш бирде

Тавыш бирүгә ул инженер-технология лицеенда урнашкан участокка килде.

Эльмира Әхмәдиева инженер-технология лицеенда урнашкан 1398 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде.

— Мин ышанам, Россия Федерациясенең барлык гражданнары — тотрыклы ил өчен, шуңа күрә сайлауларда тавыш бирү — безнең конституцион бурычыбыз. Без сайлауларда бөтен гаиләбез белән катнашабыз, улым Казанда аспирантурада укый, ул республика башкаласында тавыш бирде, ирем — Эчке эшләр министрлыгы ветераны, беренче көнне үк — 15 мартта тавыш бирде, бүген инде мин конституцион хокукымны гамәлгә ашырдым, — диде Эльмира Әхмәдиева.

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көне. Бу көннәрдә сайлау участоклары 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә барлыгы 62 сайлау участогы бар, шуларның 39ы шәһәрдә, бер вакытлыча пункт АҮРХ территориясендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев