Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга районы Морт авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерли

Көн дә авыл мәдәният йортына контейнерларга тутырылган киселгән токмач алып киләләр.

Алабуга районы Морт авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтүне дәвам итә. Авылда яшәүче хатын-кызлар ярдәм белән инде 180нән артык маскировка челтәре үрелгән һәм МХО урынына җибәрелгән. Моннан тыш, битараф булмаганнар көче белән госпиталь өчен одеял, урын-җир, эчке кием, оекбашлар җыелды. Яңа елдан соң биредә солдатлар өчен өй токмачы әзерли башладылар. 

— Салкын окопта, өй исе, өй тәме солдатларга яшәү дәрте бирер, Аллаһы бирса. Бу эш 15 гыйнварга кадәр дәвам итә. Изгелек эшләргә ашыгыгыз, — диелә авылдашларга мөрәҗәгатьтә.

Мортлар бу эшкә актив кушылды. Көн дә авыл мәдәният йортына контейнерларга тутырылган киселгән токмач алып киләләр. Кемдер әзер ризык китерә, кемдер махсус контейнерлар белән ярдәм итә.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев