Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга районы Морт авылында сугышчылар өчен 54 маскировка челтәре үргәннәр

Бу сан көн саен үзгәреп тора.

17 февральдә Морт авылында «Сез ул — изгелек кылучы җаннар» дип аталган кичә булды. Чара хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган сугышчыларга ярдәм итүче авылдашларга багышланып үткәрелде, дип хәбәр итәләр Морт мәдәният йорты хезмәткәрләре. Монда килүчеләрнең һәммәсе кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша: кемдер маскировка челтәрләре үрүдә остарып беткән, кемдер кул җылысына җан җылысын да кушып бияләй-оекбашлар бәйли, кемдер җыелган әйберләрне төйнәп-төяп җибәрергә булыша. 

Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) җитәкчесе Кадрия Сәлимова авылдашлар күрсәткән ярдәм турында сөйләде, һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде. Көн саен диярлек иртән клубка килеп, кемнәрнеңдер гомерен саклап калачак челтәрләр ясала. Шушы апаларның җылы куллары белән солдатлар өчен инде күп тә түгел, аз да түгел — 54 сетка үрелгән. Бу сан көн саен үзгәреп тора.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре кичәгә килүчеләрне концерт номерлары белән куандырды. Җыелучыларның һәрберсе: «Дөньялар тизрәк тынычлансын иде», — дигән изге теләк теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев