Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга районы шәһәр үзәгенең турист коды проекты белән Россия туризмы конкурсында җиңүче булды

Бу хакта район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Илнара Гыйләҗева сөйләде.

Быел шәһәр үзәгенең турист коды проекты белән Россия туризмы конкурсында катнашып, Алабуга районы җиңүче булды.

Конкурста җиңү безнең районга РФ бюджетыннан 174,2 миллион сум һәм ТР бюджетыннан — 40,864 миллион сум күләмендә грант алырга мөмкинлек бирде. 

— Төзекләндерү урынының мәйданы 44 гектар тәшкил итә. Төп бурыч: үткәннең һәм бүгенгенең тыгыз үрелүен күрсәтү. «Ярус» проект командасы Алабуганың тарихи үзәген карап чыкты, мәдәни мирас объектларын, музей комплексларын, җирле җитештерүне, бөтен кунакханәләр корылмасын һәм турист маршрутларын өйрәнде. Шәһәр активистлары белән бергә проект семинары үткәрелде һәм техник бурыч куелды, — ди район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Илнара Гыйләҗева.

Гаризаны кече шәһәрләр конкурсы (Шишкин буалары) һәм шәһәрнең тарихи үсеш концепциясе белән берләштерделәр. Барлык очрашулардан соң, соңгы фикер формалашты — «Алабуганы бөекләр сайлый».

— Турист коды кысаларында 67 бина, 4 монумент архитектурасын 3690 градуска яктыртылып тору оештырылачак, 71 объектта QR-кодлар булачак, карталы стендлар алыштырылачак, кондиционерлар өчен кәрҗиннәр урнаштырылачак, тарихи стильдә 4 бәдрәф һәм 4 каты көнкүреш калдыкларын җыю урыны төзеләчәк; люкларны алыштыру, фонарьчы, фото ясаучы сыннарын кую планлаштырыла; Ленин мәйданында тарихи Алабуганың күләмле картасы барлыкка киләчәк. Хәзер смета документларын әзерлиләр, — ди Илнара Гыйләҗева.

Шулай ук шәһәрнең туристлык үзәгендә файдалану өчен товарлар бренды әзерләнгән, ә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары шәһәребезнең танылган шәхесләре белән тулы бер комикс эшләгән. 


Шәһәрнең турист коды проекты 2023 елда тормышка ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев