Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга районының Поспелово авылында РФ Президентын сайлау көнендә Май чабу бәйрәме узды

Бүген Поспелово халкы сайлауларда тавыш бирергә дә, Май чабу бәйрәмендә күңел ачарга дә өлгерде.

Бүген Поспелово авылында яшәүчеләр өчен икеләтә бәйрәм: авылда Май чабу бәйрәме һәм РФ Президентын сайлаулар үтә. Иртән авыл халкы сайлау участогына юнәлде. Ә төшке ашка якынрак аларны күңелле Май чабу бәйрәме көтә иде.

Бәйрәм авыл мәдәният йортындагы сайлау участогы янында узды. Шуңа күрә әле тавыш бирергә өлгермәгәннәр башта тавыш бирделәр, ә аннары кайнар коймактан авыз итәргә ашыктылар.

Балалар өчен бәйрәмдә уеннар һәм күңел ачулар оештырылды, шуларның берсе — көянтә белән йөгерү иде.

— Искиткеч кояшлы көн, балаларга бәйрәм бик ошады, без дә канәгать. Күңел ачтык, биедек, — дип уртаклашты авылда яшәүче Надежда Григорьева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев