Алабуга сайлаучыларының 92 проценты сайлауларда Владимир Путин өчен тавыш биргән
Алабугалылар Президент сайлауларында бик актив катнаштылар.
Алабуга районында РФ Президентын сайлауда сайлаучыларның 94,2 проценты катнашты. Тавышлар түбәндәгечә бүленгән: В. Путин өчен 92 процент, Н. Харитонов өчен 4,37 процент, Л. Слуцкий өчен 2 процент һәм В. Даванков өчен 0,65 процент. Китерелгән саннар — авыл җирлекләре буенча.
Шәһәрдә тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Владимир Путин — 86,55 процент, Леонид Слуцкий — 5.89 процент, Николай Харитонов — 6.26 процент һәм Владислав Даванков — 0.72 процент.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алабугалылар президент сайлауларында бик актив катнашты. Республикада исә барлыгы 2 480 516 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның 84 процентын тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев