Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга җылылык сезонына әзерләнә

Тарловкада яңа котельный эшли башлый.

Торак йортларның, балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм медицина учреждениеләренең җылыту сезонына әзерлеген тикшерү һәм бәяләү нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәрнең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.

Андрей Александрович хәбәр иткәнчә, яңа җылыту чорына барлык җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрелгән, котельныйга һәм ярдәмче җиһазларга ремонт эшләре башкарылган. Болар — казаннарны юу һәм пресслау, ябу арматурасын ревизияләү, насос җиһазларын әзерләү, котельныйларның торбаүткәргеч участокларын алыштыру. Эшләр расланган график буенча башкарылды.

— Барлык котельныйлар да әзер. Узган ел республика бюджеты хисабына «ГазТеплоАвтоматика» компаниясенең «Тугаров» блок-модульле яңа котельные урнаштырылды. Быел Тарловка бистәсендә яңа блок-модуль котельные эшли башлаячак.

Тарловкада блок-модуль казанын (БМК) урнаштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре 1 июльдән башланды. 2 МВт куәтле котельный 15 торак йортка һәм 5 юридик затка хезмәт күрсәтәчәк. Подряд оешмасы объект төзелеше өчен территорияне чистартты. Куаклар һәм агачлар киселде, мәйданчык тигезләнде һәм бетон салынды.

— БМК, төтен торбасы китерелде һәм урнаштырылды. Корпус эчендә җиһазлар куелды. Хәзерге вакытта җылылык, су тарату, су, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрендә БМКдан алып керү урыннарына кадәр торба үткәргечләр салу эшләре алып барыла. 1 октябрьгә котельный эшли башлаячак. Искесе дә эшли: ул хәзер халык ихтыяҗлары өчен кайнар су бирә, ягу сезонына әзерләнгән, — дип сөйләде Андрей Томилин.

Киләсе елда Нефтьчеләр проспектындагы 92нче йортта урнашкан котельныйны реконструкцияләү планлаштырыла. Проектта КПУ территориясендә Яр буе урамы, 7нче йорт адресы буенча (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең уку корпусы һәм тулай торагы артындагы ишегалдында) 4 МВт куәтле яңа БМК урнаштыру күздә тотыла.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, 2023 елда җылыту сезоны барышында җылыту челтәрләрендә, ЕПТС һәм Водоканалны кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүдә өзеклекләр саны узган елларга караганда арткан. Бу челтәрләрнең тузуы белән бәйле. Проблема этаплап Алабуга җылылык челтәрләре һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасының инвестиция программалары хисабына хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев