Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада 45 гаилә соципотека буенча фатирлы булачак

Алабугада бүген социаль ипотека буенча торак алуга чиратта 92 кеше тора.

Көзен «Танайка-2» микрорайонында Болгар урамында ике яңа йорт төзелеп бетәчәк.

Төзелешнең төп өлеше тәмамланган инде. Хәзер төзүчеләр сантехника һәм башка материаллар кайтаруны көтәләр, чөнки фатирлар чиста эшләнгән һәм аерым җылытулы булачак. Аннан соң йортларның тирә-юнен төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Йортларның берсендә нефтьчеләр, ә икенчесендә — социаль ипотека программасында катнашучы 15 ятим бала һәм 45 гаилә яшәячәк. Бүген бу тораклы булуның иң кулай ысулы.

Программада кем катнаша ала
Райбашкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә сөйләүләренә караганда, бу программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, программаны финанслый торган оешма хезмәткәрләре, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ һәм яшь гаиләләр (законлы никахта булган һәм берсенең яше 35тән артмаган ир белән хатын, шул исәптән бала (балалар) тәрбияләүче гаилә, яисә бала (балалар) тәрбияләүче, яше 35тән артмаган ялгыз ана яки ата) катнаша ала.

Катнашу шартлары
Әйтергә кирәк, социаль ипотека программасында катнашу шартлары бер төрле диярлек, ләкин аз гына аерымлыклар бар.

Яшь гаиләләр өчен:

  •  гариза бирүче, эшләгән оешманың оешу-хокукый төре нинди булуга карамастан, Татарстан Республикасында эшчәнлек алып бара;
  •  ул чыннан да торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, ягъни ул үзе өчен 18 квадрат метрдан ким булган яисә гаиләдәге һәр кешегә 18 квадрат метрдан ким туры килә торган мәйданга ия булырга тиеш;
  •  гариза бирүченең яшәү минимумын тәэмин итәрлек айлык кереме булырга тиеш. Гаиләдә айлык гомуми керем гаиләдәге һәр кешегә яшәү минимумын тәэмин итәрлек булырга тиеш;
  •  гариза бирүченең башка дәүләт программалары буенча торакка түләү йөкләмәләре булмаска тиеш.

Бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен:

  •  гариза бирүче һәм гаиләдә хезмәткә яраклы һәр кеше эшләргә тиеш;
  •  гариза бирүче чыннан да торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш (бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен гаиләнең һәр кешесенә 18 квадрат метрдан ким гомуми мәйдан тиеш. Программаны финанслауда катнаша торган оешма хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырту исәбенә кую нормасы предприятиенең коллектив килешүе белән билгеләнә);
  •  гариза бирүченең яшәү минимумын тәэмин итә торган айлык кереме булырга тиеш. Гаиләдә айлык гомуми керем гаиләдәге һәр кешене яшәү минимумы белән тәэмин итәрлек булырга тиеш.

Социаль ипотекага ничек чиратка басарга
Программада катнашу өчен, Алабуга райбашкарма комитеты аша исәпкә алынуга документлар тапшырырга кирәк. Документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша «шәхси кабинет»тан яисә Күп функцияле үзәк (МФЦ) аркылы тапшырырга була.

Фатирны кайчан сайларга мөмкин
Беренчел кертем (ким дигәндә фатир бәясенең 10 проценты) туплануга, фатир сайларга мөмкин. 

Алабугада бүген социаль ипотека буенча торак алуга чиратта 92 кеше тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев