Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада җәмәгать транспорты хәрәкәте тәртипкә китереләчәк

Белгечләр үз эшләрен башлаган инде.

Алар яңа хәрәкәт схемасын булдырачаклар. Бу эшкә җәлеп ителгән Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (АТФТИ) белгечләре җәй һәм көз айларында пассажир агымының үзгәрүен тикшерәчәк.

Тикшеренүләрнең беренче өлеше июль-августта узды, икенчесе сентябрьгә планлаштырылган. 

‒ Җәен без маршрутларда пассажирлар агымын өйрәндек, көз көне киңәйтелгән тикшерүләргә күчәбез, аңа федераль, төбәк һәм муниципальара юлларда хәрәкәт үлчәмнәре турында мәгълүмат җыю керә. Урамдагы юл челтәре тулылыгын һәм транспорт төрләренең бүленешен ачыклау өчен, транспорт төре буенча мәгълүматны теркәп бара торган камералар урнаштырылачак. Маршрутларда пассажирлар йөрешен аерым тикшерәчәкбез, ‒ дип сөйли АТФТИ ААҖ транспортны комплекслы үстерүнең фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Татьяна Михеева.

Тикшеренү барышында шәһәр халкының фикере белән дә кызыксыналар. Белгечләр халыкның автобусларда никадәр еш йөрүе, очрашырга туры килгән проблемалары турында сораштырачак.

‒ Нәтиҗәләрне әлегә анализлыйбыз, моңа вакыт кирәк. Камерадан алынган мәгълүмат, нәтиҗә йомгаклары, сорашулар нәтиҗәсе белән бергә башкарма комитетка октябрьдә җибәреләчәк, ‒ ди Татьяна Михеева. 

Әйтергә кирәк, җәмәгать транспорты эше — безнең шәһәрдә мөһим мәсьәләләрнең берсе, һәм алынган мәгълүматка карап, халыкны җәмәгать транспорты хезмәте белән тәэмин итү схемасы төзеләчәк.

Шәһәребездә барлык маршрут бер үк урамнар буйлап үтә диярлек, автобуслар йөреше арасында вакыт аралыгы зур, яңа районнарга автобуслар барып җитми, шуңа да урамнарда транспорт хәрәкәтен уңайлы итеп җайлау өчен тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев