Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада кар чистартуга комачаулаучы машиналарны штрафстоянкага алып киттеләр

«Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП механизаторлары берничә сменада эшли.

Коммуналчылар шәһәрне кардан чистартуны дәвам итә. Беренче чиратта, җәмәгать транспорты йөри алсын өчен, үзәк урамнарны чистарталар.
Әмма бу эшне тиешенчә башкарырга юл буенда калдырылган машиналар комачаулый. Шуңа күрә бу көннәрдә кар чистарту эшләре барышында автомобильләр эвакуатор белән чыгарылды. Җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, штрафстоянкага 8 транспорт чарасы җибәрелгән. Кайбер машина хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, башкаларына административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән һәм штраф салынган.

«Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» предприятиесе хәбәр итүенчә, бу эш дәвам итәчәк, шуңа күрә машина йөртүчеләргә автомобильләрен рөхсәт ителгән урыннарда гына калдыру турында кайгыртырга кирәк.

Җитәкчеләрнең шәһәр планеркасында район башлыгы ассызыклаганча, кар чистарту эше бүген көчәйтелгән режимда алып барыла, явым-төшем дәрәҗәсе узган елгыга караганда 2 тапкырга артык. «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП механизаторлары берничә сменада эшли.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда район җитәкчелеге тарафыннан предприятие үсешенә аерым игътибар бирелә. 4 ел ярым вакыт эчендә 60 миллион сумлык 13 берәмлек техника сатып алынган, моңа республика да үз өлешен керткән. Моннан тыш, элегрәк шәһәрдә бөтенләй булмаган яңа асылмалы җиһазлар сатып алынган. Киләсе кышка тагын да куәтлерәк техника алу, шулай ук тәҗрибәле механизаторларны җәлеп итү планлаштырыла, ди Рөстәм Нуриев. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә район юлларының торышын күзәтү белән «Алексеевскдорстрой» оешмасы шөгыльләнә һәм бу эшне шактый нәтиҗәле итеп башкара. Моны раойн башлыгы да билгеләп үтте, хезмәткәрләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: АМР Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев