Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада начар күрүчеләр РФ Президентын сайлауда тавыш бирде

Күрү буенча инвалид сайлаучыларга формасы һәм эчтәлеге буенча гадәти тавыш бирү бюллетеньнәренә охшаш картон трафаретлар бирелә.

Иртәнге сәгать 8дә 1374 нче сайлау участогы да ачылды. Ул Алабуга политехник көллияте бинасында урнашкан. Бу участокта тавыш бирүчеләр арасында 100гә якын начар күрүче һәм күрү буенча инвалидлар (адресы: Камал урамы, 31, Тукай урамы, 40 һәм 41 йортлар). Алабуга сукырлар җәмгыятендә сайлау хокукы булган 300гә якын начар күрүче кеше бар. Ил Президентын сайлауга беренчеләрдән булып Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе рәисе Мөнип Гасимов һәм аның хатыны килде. Алар күрүче танышлары белән килделәр. 

— Минем тормышымда бу инде ничәнче сайлаулар икәнен дә белмим. Мин аларга 1975 елдан бирле йөрим. Бер тапкыр да бармый калганым юк. Минемчә, бу — һәрберебезнең гражданлык җаваплылыгы. Начар күрүче кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлекләре уйланылган. Бу махсус трафаретлар да, волонтерлар ярдәме дә, — ди Мөнип Гасимов.

Күрү сәләте буенча инвалидлар күпләп яшәгән бу участокта сайлаучылар өчен махсус документлар һәм брошюралар әзерләнгән, аларда сайлаулар буенча барлык мәгълүмат Брайль шрифты ярдәмендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев