Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада сайлау кысаларында язгы ярминкәләр уза

Аларның берсе 8 нче мәктәптәге сайлау пункты каршында урнашкан.

— Мин тавыш бирергә килдем, чөнки хәзер гражданлык позициясен аеруча актив күрсәтергә кирәк. Үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге нинди булачагы бүгенге сайлауларга бәйле икәнен һәрберебез аңларга тиеш, — дип уртаклашты алабугалы Зөлфия.

Сайлау участогына килгәч, ул монда ит, сыр һәм хәтта шашлык сатыла торган сәүдә ноктасы барлыкка килүенә гаҗәпләнә.

— Мин сыер ите алдым, бәяләр ярашлы. Бүген берәр тәмле әйбер пешерергә кирәк булыр. Әйбәт көн! Тавыш бирергә дә бардым, ит тә сатып алдым, — ди Зөлфия.

Бүген ярминкә шәһәр мәдәният сараендагы сайлау пунктында да ачылды, анда балалар уенчыклары һәм камыр ризыклары сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев