Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада сайлауда 105 яшьлек тыл ветераны катнашты

Олы яшьтә булуына карамастан, Клавдия Михайловна үз тормышындагы барлык сайлауларны хәтерли.

105 яшьлек Клавдия Михайловна Пустобаева бүген РФ Президентына кандидатларның берсе өчен тавыш бирде. Көндезге сәгать бердә аның йортына 1379 нчы участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде (бу участок 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан). 

Иң элек килүчеләр Клавдия Михайловнага чәчәкләр бүләк итте. Хөрмәтле елларына карамастан (сентябрьдә Клавдия Пустобаевага 105 яшь тула), ул үз тормышындагы барлык сайлауларны хәтерли.

Бары тик бу һәм узган елгы сайлауларда гына олы яшьтәге хатын-кыз өйдә тавыш биргән. Моңа кадәр ул һәрвакыт сайлау участогына үзе килә торган булган. 

— Һәр сайлау — һәркемнең гражданлык бурычы. Мин Россия гражданины, бу илдә яшим. Мин туган илемнең язмышына битараф түгел. Сайлау игълан ителсә, мин анда катнашырга тиеш. Бу минем позициям, — ди ул. 

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары өйдә тавыш бирүнең барлык кагыйдәләрен үтәде: хөрмәтле сайлаучыдан гариза кабул итте, кандидатлар мәгълүматлары белән бюллетень тапшырды. Клавдия Пустобаева бюллетеньне махсус урнага төшергәннән соң, участок сайлау комиссиясе вәкилләре Клавдия Михайловнаны шундый истәлекле вакыйга белән котлады. 

1379 нчы участокта барлыгы 45 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдергән. Сәбәпләре: өлкән яшьтш булу һәм авыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев