Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада техниканы кышкы чорга әзерләү бара

Урамда әлегә сентябрь, ә шәһәр хезмәтләре кышкы суыкларга әзерләнә башлады инде.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, бүгенгә шәһәрдәге күп фатирлы йортларның барысына да җылыту чорына әзерлеккә паспорт алынган. Аларда җылыту системалары юдыртылган, тышлау тиешле тәртипкә китерелгән. Күп фатирлы йортлардан тыш, иҗтимагый өлкәгә караган 154 объект әзер.

Хәзерге вакытта Торак-коммуналь хуҗалык, районның башкарма комитеты белән бергә, Алабуга районының җылыту чорына тулысынча әзерлегенә паспорт алу буенча эшли.

− Биш көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы 8 градус булып торса, җылылык бирә башлыйлар. Быелгы һава торышына караганда, октябрь башларына туры килергә охшаган. Иртәрәк салкынайтса, җылыны да иртәрәк бирәчәкләр. Моның өчен бары да әзер, ‒ диде Андрей Томилин.

Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр өчен озакламый әһәмиятле вакыйга булачак. Шушы ай ахырында анда Тугаров урамындагы блоклы модульле яңа пар казаннары эшли башлаячак.

− Сынау үткәрербез һәм, шәһәрнең аскы өлеше җылылыкны яңа пар казаны аша алачак. Түләүдә үзгәреш булмас, ә менә ышанычлылык һәм сыйфат ягы югарырак буласы, − ди Андрей Александрович.

Иске пар казаны 1969 елда ук төзелгән булган. Ул таушалганлыктан, биредә яшәүчеләргә 2021-2022 елларда бик кыенга туры килде. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә бер дә тулысынча ремонт ясалмаган, өлешләп кенә: әле казаннар, әле насослар төзекләндерелгән булган. Шуңа да республика хисабына яңа пар казаннары урнаштыру шәһәрнең иң мөһим бурычларыннан берсе иде.

Бу арада техниканы да кышка әзерлиләр. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре машина һәм агрегатларны көйли. 

− Дүрт берәмлек техниканың маен алыштырырга җибәрдек, электрикасын тикшереп, вак ремонт ясалачак МТЗ тракторларын һәм аларга тагылмаларны да әзерлиләр. Транспорт паркы якынча 70 процентка әзер, ‒ ди идарә башлыгы Руслан Миннебаев.

Бүген алар карамагында өч автогрейдер, бер су күтәрткеч машина, бер фронталь төягеч, өч «КамАЗ» үзбушаткычы, өч катнаш юл машинасы һәм кышын юлларда да, тротуарларда да кар чистартуга җайланган тугыз трактор бар.

− Былтыр без ике берәмлек техника — роторлы тракторлар сатып алдык. Алар кар көрәүдә бик ярдәм итте, быел да яхшы хезмәт итәрләр дип уйлыйм, ‒ ди Руслан Раушан улы.

Ком һәм тоз катнашмасы да сатып алыначак. Киләсе айда 200 тонна ком китерәчәкләр. Тозны исә кышын, кирәк булган саен алып торырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев