Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада Үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы ачылды

Медицина учреждениесен ремонтлау буенча башкарылган эшләрнең зурлыгын Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, биредә бизәү эшләре, яңа җиһазлар һәм мебель урнаштыру дәвам итәчәк. Әлегә төп этапларның берсе төгәлләнгән.

Терапия корпусын капиталь ремонтлауга җитди сумма тотылган. Рөстәм Нуриев сүзләренчә, киләсе этап — стационарны төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу, республика бюджеты хисабына территорияне төзекләндерү.

Рөстәм Нуриев республика җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте, бу Алабуга районына социаль-икътисади үсеш буенча алдынгылыкны алырга мөмкинлек бирә. Район башлыгы Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективына катлаулы шартларда эшләп, берничә күченүне аңлап кичергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Тантана кунакларын район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров, шәһәр Советы депутаты Аделя Абдуллина, ветеран Зөһрә Кәлимуллина сәламләделәр һәм котладылар.

— Бу ремонтны күптән көттек. Алабуга районының сәламәтлек саклау өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Терапия бүлегендә ремонт тәмамланып килә, стационарны төзекләндерүгә керешәбез. Бик зур сумма бүлеп бирелде. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка зур рәхмәт. Өметләрегезне акларга тырышырбыз. Яңартылган корпусларда эшләү өчен яңа белгечләр җәлеп итәргә уйлыйбыз, — диде Рамил Сәфәров.

Белем көне алдыннан Рөстәм Нуриев һәм Рамил Сәфәров медицина хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатлар бүләк иттеләр.

Районның баш ветеринария табибы Нияз Сөнгатуллинга һәм Танайка авылында хәрбиләргә ярдәм итү хәрәкәтен оештыручы Разалия Косолаповага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң терапия бүлегенең беренче өч катын әйләнеп чыктылар. Башлык эшлисе эшләрне билгеләп үтте.

— Без бу ремонтны озак көттек. Хәзер бина заманча кыяфәт ала. Табиблар өчен эш шартлары яхшырды, медицина аппаратлары яңартыла. Палаталар, тәрәзәләр, стеналар, сантехника үзгәрде, яңа җиһазлар һәм йомшак мебель кайтартылды. Пациентларга монда уңайлы булыр дип ышанам, — дип уртаклашты терапия бүлеге мөдире Ринат Мотыйгуллин.

Ринат Әнвәр улы әйтүенчә, терапия бүлегендә ел дәвамында ике меңнән артык алабугалыга медицина ярдәме күрсәтелә. Ә бит «терапия» корпусның ике катын гына алып тора, димәк, ремонтка башка бүлек белгечләре дә шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев