Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугага эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде

Ул үзәк район хастахәнәсенең терапия бүлегендә булды.

Бүген безнең шәһәрдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон булды. Ул АҮРХнең терапия бүлегендә булды, анда хәзер ремонт эшләре бара, шулай ук шәһәр мәдәният сараен ремонтлау планы белән танышты.

— Бернигә карамастан, республикада бер генә программа да ябылмавына сөенәм. Яңа объектлар төзелү дәвам итә, реконструкция бара. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның, аның командасының актив эшен билгеләп үтәсем килә. Сәламәтлек саклау — кешеләрне кызыксындырган төп сорауларның берсе. Мин Алабуга хастаханәсенең яңартылган проектын күрдем, зиннәтле бина булачак, − дип билгеләп үтте Илья Вольфсон хастаханәдә булганнан соң.

— Киләсе елга бездә стационар һәм бала тудыру бүлеге буенча эшләр калачак, — дип өстәде район башлыгы.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутатына шәһәр мәдәният сараен яңарту планнары турында сөйләделәр. Узган елның декабрендә мәдәният сарае үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу алабугалылар өчен мөһим учреждение, биредә зур чаралар, концертлар, күргәзмәләр, очрашулар үткәрелә, мәдәният сараенда иҗат коллективлары, шул исәптән балалар коллективлары да шөгыльләнә.

— Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау объектлары гына түгел, мәдәни үзәкләрне дә яңартылуы куандыра, 10 ел элек без бу хакта хыяллана да алмадык, − диде Илья Вольфсон.

Соңыннан ул «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев