Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугалы бер ел эчендә 1000 блиндаж шәме ясаган

Узган елның сентябрендә Анатолий Матавин безнең сугышчылар өчен 2023 ел ахырына 1000 шәм ясау максатын куйган иде. Һәм ул үз сүзендә тора.

Анатолий Матавин беренче шәмен узган елның кышында «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктында үткән мастер-класста ясаган булган. Ә инде сентябрьдә ул, ел ахырына кадәр 1000 шәм ясыйм, дип сүз бирә.

— Эш барышында материал җитмәү проблемасы белән очраштым. Шәмнәр ясау өчен парафин һәм балавыз кирәк, ә аларның бәясе шактый югары. Ләкин, битараф булмаганнар ярдәм итте, шулай итеп җитештерүне җайга салдым һәм кирәкле нәтиҗәгә ирештем. Мәсәлән, 43 шәм ясау өчен 10 килограмм парафин һәм 3 килограмм балавыз кирәк, — ди Анатолий Александрович.

Быел Анатолий инде 350гә якын шәм ясаган. Ә бу бит әле ел башы гына.

— Хәзер мин 2000 шәм ясарга ниятлим. Җәйгә кадәр меңне ясарга тырышам, — ди алабугалы.

Нәрсәнедер 1000 тапкыр эшләсәң, үзеңне оста дип санарга була. Анатолий да сынаулар һәм хаталар аша шәмнәр ясауның дөрес формуласын тапкан.

— Башта шәмнәрем начар булды — мин бик күп кәгазь кулландым, әллә ниләр кыландым. Тырыша торгач, барысы да килеп чыкты. Шәм ясау кыен түгел. Монда иң мөһиме — җыйнак булу. Беренчедән, шәмнәр ясау өчен кирәк булган парафин — химия, шуңа күрә аны ябык бүлмәдә эретергә ярамый. Икенчедән, ул бик тиз янып китә. Бервакыт мин аны җәйге кухнядагы мичтә онытып калдырганмын. Ут капты, янгынны сүндерүе дә бик җиңелләрдән түгел икән. Шәм ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту мөһим, — дип сөйли Анатолий.

Үз куллары белән ясалган блиндаж шәме 8 сәгать буена янарга мөмкин. Аны ризыкны җылыту яки җылыну өчен кулланырга мөмкин, хәзерге шартларда бу безнең сугышчылар өчен бик мөһим.

Анатолийга шәмнәр ясауда һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен тимер банкалар, картон, балавыз һәм парафин кирәк. Әгәр соңгы ике компонентны кибеттән сатып алырга кирәк булса, беренчеләре һәркемнең диярлек өендә бар. Шуңа күрә, әгәр дә сез яхшы эштә катнашырга — материаллар алып килергә яки шәмнәр ясарга өйрәнергә телисез икән, сезне һәрвакыт «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктында көтәләр. Ул Тынычлык проспекты, 24а адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев