Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугалылар «Безнең заман герое» республика премиясенә лаек булдылар

Бүләкләү тантанасы Казанда узды.

Казанда «Безнең заман герое» республика премиясе һәм «Кечкенә геройлар форумы» лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләр арасында алабугалылар да бар: «Игелек планетасы» гуманитар һәм волонтерлык ярдәме штабы кураторы Таңсылу Хөснуллина һәм «Доброволец» иреклеләр үзәге кураторы Роман Епанешников.

Таңсылу Хөснуллина — «Ватанны саклаучылар» фондының Алабугадагы филиалының социаль координаторы булып тора, инвалид балалар һәм яшьләрнең «Игелек планетасы» региональ иҗтимагый оешмасын җитәкли.
Әлеге оешмалар безнең сугышчыларга, госпитальләргә актив ярдәм күрсәтә. «Игелек планетасы»нда, гуманитар ярдәм җыюдан тыш, маскировка челтәрләре үрелә, окоп шәмнәре ясала, коры душ, коры аш һәм башка күп нәрсәләр әзерләнә.

Роман Епанешников җитәкчелегендәге гуманитар штаб эше кысаларында пятиточечниклар, маскировка челтәрләре һәм тактик плащлар тегү цехы булдырыла. Эшләү дәверендә штаб барлыгы 20 тоннадан артык гуманитар йөк җыеп озаткан.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев