Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугалылар җыйган акчага алынган машина МХО урынында яраланган алабугалы сугышчыга ярдәм итте

«Тойма» позывнойлы алабугалыны узган елның октябрь ахырында мобилизацияләгәннәр.

Район кешеләре җыйган акчага алынган «Нива» автомобиле яраланган алабугалыга ярдәм итте. «Тойма» позывнойлы алабугалыны узган елның октябрь ахырында мобилизацияләгәннәр. 

— Мин повестка килер дип көттем һәм махсус операциягә барырга әзер идем, — ди ул.

Алабугалының армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе дә булган. 2000 елда ул Самарада мотоукчылар полкында хезмәт итә.

— Авылга кергән подразделениебезне миналар каршы алды. Бәхеткә, үлүчеләр һәм яраланучылар булмады, — дип сөйләде хәрби.

МХО урынына килү белән көнкүрешне җайга сала башлыйлар. Авыл читендәге ташландык йортта яшиләр, позицияләргә йөриләр, окоплар казыйлар, дежур торалар, дошманны күзәтәләр.

— Кайчандыр бу торак пунктта бик күп кеше яшәгән, әмма сугыш башланганнан соң күпчелеге киткән. Авылда булган кибеттә ашамлыклар сатып алабыз, шунда авылда калган кешеләрне дә очратабыз. Алар безгә яхшы мөнәсәбәттә, курыкмадылар, киресенчә, безнең белән аралашырга тырыштылар. Солдатлар исә алар белән азык-төлекләрен: ярмалар, тушенкаларын бүлешә. Бездә алар җитәрлек, ә менә җирле халыкның продуктлар ягыннан хәле авыррак иде. Мин хәзер дә шушы авыл халкы аралаша торган мессенджерларның берсендә алар белән сөйләшеп торам. Анда Россия хәрбиләре турында бары яхшы гына сүзләр әйтәләр, безгә аларның мөнәсәбәте уңай, — дип сөйли «Тойма».

Дежур торган көннәренең берсендә позицияне минометтан утка тота башлыйлар. Якынча 10-12 мина янәшәдән генә, зыян китерми очып үтә, әмма якында гына төшкән берсенең кыйпылчыгы алабугалының аягын яралый. Сугышчан иптәше шунда ук комвзводка хәбәр итә. Позициягә килеп җиткән төркем беренче ярдәм күрсәтә: кул астындагы жгут һәм фиксация шинасын салалар. Утка тоту дәвам итә, һәм бары тик 15 минуттан соң гына позицияләрен ташлап, яраланган сугышчыны эвакуация ноктасына алып барып җиткерү мөмкинлеге табыла. Анда аларны «Нива» автомобилендә санитар каршы ала. Машинаның фронтка Алабугадан җибәрелгән булуы соңрак ачыклана, билгеле. Транспорт алуга акчаны шәһәр-район халкы күмәк көч белән җыя. Нәкъ менә шушы машинада алабугалыны ашыгыч рәвештә шәһәргә алып киләләр, анда табиблар аңа ярдәм күрсәтә һәм алга таба дәвалану өчен Ростов, Санкт-Петербург, Новосибирск госпитальләренә җибәрәләр.

— Яраланганнан соң ярты ел үтте инде. Беренче ике айда авыртулар көчле булса да, мин үземне көннән-көн яхшырак хис итәм. Хәзер мин өйдә дәваланам, кирәк булганда Алабуга хастаханәсенә барам. Безнең медицина хезмәткәрләре яхшы, ‒ ди ул.

Хәзер ул аның киләчәк язмышын хәл итәчәк табиб комиссиясен көтә. Аның кәефе сугышчан, ул җиңүгә ышана, чөнки башкача була алмый.

— Гуманитар ярдәм, кирәкле әйберләр сатып алу өчен акча җыючыларга, хатлар язучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Сугышчылар өчен бу бик зур ярдәм. Димәк, син ялгыз түгел, синең өчен борчылалар, көтәләр, ‒ диде «Тойма».

МХО урынында булганда ул көндәлек алып барган, аның кайбер язмалары белән сезне дә таныштырабыз. 

«24.12.2022
Иртәнге сәгать 5. Шундый караңгы — бер метрдан инде берни күренми. Безнең «КамАЗ», гөмбәзләре танклар тарафыннан тишкәләнеп беткән чиркәү янында туктала. Без, игътибарны җәлеп итмәскә тырышып, машинадан төшәбез һәм юл буендагы оборона позицияләренә урнашабыз. Үзебез белән шәхси әйберләр салынган рюкзак һәм автомат бар. Мондый машина алга таба хәрәкәт итә алмый, чөнки бу бик куркыныч. Билгеләнгән ноктага кадәр — 8 км. Хәзер безнең арттан җиңел машиналарда килүләрен көтәргә генә кала. Ике сәгатьтән соң «УАЗ» килә, соңрак тагын берәү һәм «копейка» килеп җитә. Без иптәшем белән соңгысына утырабыз һәм юлга кузгалабыз. Инде якты. Киттек. Юл дошманның миномет уты белән шактый җимерелгән, диаметры 1-1,5 метрлы чокырлар күп. Шофер, тизлеген киметмичә, алга бара... Соңгы булып баручы «УАЗ» тәгәрмәчен алыштыру өчен тукталырга мәҗбүр була һәм шунда ук интенсив ут астына эләгә, өч егет яралана... Безнең «копейка» авылга керү юлында туктала, алга таба бары тик җәяү. 15 минуттан соң без билгеләнгән урынга барып җитәбез. Без тиз генә ишегалдына йөгерәбез һәм өйгә керәбез. Без монда яшәячәкбез. Безне автоматлы кеше каршы ала. Ул — уртача буйлы, кырык яшьләр тирәсе, башында тирән яра эзе. Бу позициядә булганына 3,5 ай. Донецктан, 2014 елдан бирле көрәшә.

1.01.2023.
Кәеф яхшы булса да, Яңа ел килүен беркем дә сизмәде. Кич белән начар хәбәрләр килде.

16.05.2023. 
Иртәнге сәгать 6дан постта. Гадәти, җылы һәм кояшлы көн. Әмма сәгать 9 тирәсендә безнең позицияне утка тота башладылар. Күрәсең, дошман хәрәкәтне күреп алган. Хәер, мондый атулар инде куркытмый, һәм мин, бернәрсәдән шикләнмичә, дошман минометының тынганын көтеп, подвалга төшәм. Сәгать уннарда тынычлык урнаша һәм мин подвалдан чыгам. Әнә мине алыштырырга тиешле кеше инде үз постына йөгерә. Хәзер өйгә кайтырга да була, ләкин минометның яңадан эшли башлавыннан шикләнеп, бик ашыкмыйм. Урнашкан тынлык куркуымны җиңә һәм мин урамга чыгам. Урамга бер адым ясау белән, нәрсәнеңдер очканын аңлыйм, ул инде янәшә, мин артка чигенәм... Тимер исе һәм тузан. Уф-ф... Үтеп китте. Каядыр якында гына төште. Җиңел суларга була. Тик нәрсә бу? Сул аяк гәүдә авырлыгы астында бөгелә. Бу — шулмы? Мин ялгышмыйммы? Булмас! Бернинди авырту да сизелми. Канга буялган чалбар балагы минем шикләремне раслый. Ә берничә мизгелдән мине коточкыч нык авырту биләп алды. Польша минометы уникаль — аның миналары тавышсыз диярлек оча һәм аны килеп җитәргә берничә секунд калгач кына ишетәсең. Сменщикны чакырам, без яңадан подвалга төшәбез. Утка тоту дәвам итә. Ул рация буенча ярдәм чакыра..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев